Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2019, 22:26

Акыллы башларга кайда яхшырак?

Германия — ватанын калдырып чит илдә эшләргә теләгән квалификацияле чит ил белгечләре өчен иң кулай ил.

Яхшы эш эзләүчеләрне иң яхшы хезмәт баскычлары нәкъ биредә көтә, дигән нәтиҗә ясаган Бөек Британиянең иң эре HSBC банкы.
Икенче урын Бахрейнга бирелсә, өченчедә Британия тора. Чит ил кешеләрен илгә кертү буенча катгый чикләүләр кертүенә карамастан, Лондон үзенең позициясен яхшырткан. Ил премьер-министры Тереза Мэй, югары квалификацияле эшчеләргә генә өстенлек биреп, мигрантлар санын киметергә җыена.
Гарәп Әмирлекләре һәм Швейцария беренче бишлектә тора. Алардан соң Швеция, Сингапур һәм АКШ килә. Ун ил кергән исемлекнең ахырында — Канада һәм Гонконг. Русия исемлеккә кертелмәгән.
Фото: Интернет.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: