Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2019, 11:26

"Җилем" табигать паркына - 17 миллион сум

Республиканың иң гүзәл төбәкләренең берсендә заманча инфраструктура булдыру һәм инспекторлар хезмәтен тулыландыру өчен нәкъ шундый күләмдә акча бүленде.

2019 елның 1 гыйнварыннан өч елга кадәр сузылачак төзелеш һәм оештыру эшләренә 10 хезмәткәр кабул ителә. Аларга биредәге биләмәләрне, җәнлекләрне саклау, килүчеләргә мәгълүмат, экологик тәрбия бирү йөкләтелә.
Биредәге иң биек Мәмбәт, Кузганак кыяларын, Уралдагы иң озын Киндерле мәгарәсен күрергә килүчеләр ялын уңайлы шартларда үткәрәчәк.



Фото: "Башинформ".

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: