Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2019, 11:48

Бәйрәм бүләге - яңа фатир!

Яңа елда иң бәхетле кеше булгандыр алар. Узып киткән елның соңгы көннәрендә Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов алты ятимгә фатир ачкычлары тапшырды.

Соңгы биш елда фатир алучылар саны 39га җите. Узган елда гына да 11 бала фатир алуга иреште. Монда, әлбәттә, район җитәкчелегенең тырышлыгы зур.
Илшат Әгъзам улы яшьләрне мондый шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлады һәм йортларда бәхетле көннәр генә кичерүләрен теләде.
Бүген районда чиратта 79 кеше кала, аларны торак белән тәэмин итү районның өстенлекле бурычы булып тора.
Шулай ук бәйрәм алдыннан яшь сигез гаиләгә торак алуга сертификатлар тапшырылды.



Фото: Яңавыл районы хакимияте сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: