250 ел элек Русиядә беренче тапкыр кәгазь акча барлыкка килә. Екатерина II указы буенча дүрт номинал купюрасы чыгарыла башлый.
Беренче акчалар китапның титул битен хәтерләтә: алар вертикаль һәм бер төстә була, ә аларны эшләр өчен император сараендагы иске ашъяулык һәм салфеткалар кулланыла.
Башта дүрт номинал чыгарыла: 25, 50, 75 һәм 100 сум. Аннан 5 һәм 10 сумлыклар барлыкка килә. Алары зәңгәр һәм кызыл төстә була.
Фото: Социаль челтәрләрдән.