Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 гыйнвар 2019, 18:22

“Җәһәннәм капкасы”н күргәнегез бармы?

Төркиядә 2013 елда археологлар тарафыннан табылган борынгы “Җәһәннәм капкасы” порталын реставрацияләү тәмамланды. Борынгы легенда буенча, эчкә кергән һәркем җир асты дөньясына эләгә. Тау тишегенә бары тик жрецларга гына килергә рөхсәт ителгән, чөнки корбанга китергән хайваннар, әлеге “капка” аша үтеп, шунда ук үлә.

Галимнәр ачыклаганча, бу риваятьтә дөреслек бар. Хайваннар агулы табигый газдан үлгән икән.
“Капка” Төркиянең Памуккаледәге Иераполь шәһәрендә урнашкан. Шәһәргә безнең эрага кадәр икенче гасырда пергам патшасы Эвмен II нигез сала. Иераполь геологик яктан иң актив урыннарның берсендә урнашкан һәм үзенең термаль чыганаклары белән билгеле була. Ә “Җәһәннәм капкасы” җирнең сыну урыны өстендә төзелгән, нәкъ менә шунда җир өстенә углекислый газ чыккан.
Галимнәр газ концентрациясен төрле дәрәҗәдә һәм тәүлекнең төрле вакытында үлчи. Газ концентрациясе биеклеккә бәйле булып чыга. Аренаның идәне югарырак булган саен газ күбрәк, шулай ук тәүлек вакытына бәйле икән. Шуңа күрә әлеге “капка” аша узган кешеләр исән кала, ә хайваннар шунда ук үлә икән.
Әлеге вакытта тарихи комплекс туристлар өчен ачылган.



Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: