Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 декабрь 2018, 18:19

Минималь хезмәт хакы арта

Русия Президенты Владимир Путин 2019 ел башыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 117 сумга арттыру турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итәчәк һәм яшәү минимумына тиңләшәчәк.
Закон Русия Дәүләт думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Минималь хезмәт хакы узган елның II кварталы өчен яшәү минимумына туры килергә тиеш дигән таләп 2017 елның ахырында кабул ителгән Федераль законда ныгытылган иде.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: (Рамблер сайтыннан).
Читайте нас: