“Content Review” җитәкчесе Сергей Половников сүзләренә караганда, “Яровая законы” эшли башлагач һәм өстәмә бәягә салым 18дән 20 процентка кадәр артканлыктан, Интернетка бәяләр үсүе мөмкин.
Кайбер мобиль операторлар үз абонентларына хезмәт күрсәтү бәясе күтәрелүе турында хәбәр итте дә инде.
Тикшеренү мәгълүматларына караганда, илдә мобиль Интернет гигабайтының бәясе 55,5 сум тәшкил итә. 2018 елның маеннан әлеге күрсәткеч 15 процентка кимеде.
Чагыштыру өчен: дөньяда мобиль Интернетның уртача бәясе 269,3 сум дәрәҗәсендә.
Фото: "Рамблер" сайтыннан