Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 декабрь 2018, 13:57

Земфира Байбулдина... базарда ит сата

Земфира Байбулдинаның базарда ит сатып торганын күргән кешеләр тәүдә моңа ышанмый. Кайберләре, якын килеп, үзеннән сорарга да кыенсынмый.

Әйе, Земфира, базарда ит сатучы ахирәте Әлфия бик үтенеп сорагач, ярдәмгә килә. Әнисе сатучы булгач, бу эш аңа бәләкәйдән таныш.
Ә сатып алучылар чиратының очы-кырые юк. Барысы да Земфира янына ашыга. Сәхнәдән дә, телевизордан да күреп өйрәнгәч, ул тамашачыларга гаилә әгъзасы кебек бит инде. Аңа ышанасың, хәрәмләшмәс, дисең. Чөнки, яшерен-батырын түгел, сатучылар арасында төрле кешеләрне очратырга мөмкин.
Әлбәттә, Земфира эшен җиренә җиткереп башкара. Һәркемне ачык йөз белән каршы ала, кирәкле кисәкләрен алып бирә, сөйләшә, елмая. Шуңа аның итенең тиз арада сатылып бетүе гаҗәп түгел.

"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: ВКонтакте
Читайте нас: