Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 октябрь 2018, 11:52

Розаларны туңдыра күрмәгез!

Аларны кышка әзерләүнең үз серләре бар.

Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына.
Куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк булачак. Октябрьдә розаларның калган яфракларын өзәргә һәм сабакларын 50 сантиметр калдырып кисәргә киңәш ителә.
Тышта төнлә генә түгел, көндез дә һава температурасы минуска төшкәч, розаларны капларга кирәк. Моның өчен агач тартмалар ярдәмгә килә. Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка капларга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яки лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык кидереп куярга.
Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: