Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 сентябрь 2018, 17:15

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

1-7 октябрьгә йолдызлар фаразы

КУЧКАР. Якыннарыңның теләк һәм тәкъдимнәренә колак сал. Үзара килешеп яшәргә кирәк. Атна эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен кулай.
ҮГЕЗБОЗАУ. Күңелең маҗараларга тартыла. Бу парын эзләүчеләр өчен начар түгел. Гаиләле кешеләр, мөнәсәбәтләрен саклау өчен, бер-берсенә бүләк ясый ала.
ИГЕЗӘКЛӘР. Хыял диңгезендә йөзүдән тукта. Эшең тыгыз, әлегә мәхәббәт турында онытып торырга туры килә. Иң элек бурычлардан котылырга кирәк.
КЫСЛА. Бар эшеңне читкә куеп, шәхси тормышың турында уйларга кирәк. Язмыш сиңа көтелмәгән бүләк әзерли. Кызыклы кеше белән танышу мөмкинлеге бар.
АРЫСЛАН. Вакытың тыгыз булса да, ял итәргә мөмкинлек табарга кирәк. Бу атнада ялга китүчеләр онытылмаслык тәэссоратлар алыр.
КЫЗ. Гаилә тормышы ширбәт аен хәтерләтә. Һәр мизгелнең кадерен белегез. Эштә үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнлегеңне күрсәтү мөмкинлеге туар.
БИЗМӘН. Бер урында утырма, кешеләр белән аралаш, ялга барып кайт. Мөһим кәгазьләр һәм документларыңны тәртипкә сал. Гаиләдә тынычлык сакла. Бер-береңә бүләк ясау, игътибарны арттыру мотлак.
ЧАЯН. Яраткан кешеңә карата шикләнүеңне бер читкә куеп, тыныч яшәргә тырыш. Тыныч һәм сабыр бул. Бу атнада иң катлаулы мөнәсәбәтләрне дә җайга салу мөмкинлеге туа. Ял алу өчен кулай вакыт.
УКЧЫ. Берьюлы ике кеше өчен эшләү авыр, әмма әлегә башка чара юк. Яраткан кешеңне аңларга тырыш. Эштә күләгәдә калу, җитәкчеңнең күзенә бик чалынмау яхшырак.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Хезмәт эшчәнлегенең шактый нәтиҗәле чагы. Өстәмә керем чыганагы табылырга мөмкин. Тәкъдимнәрдән баш тартма, бик тиздән акчаның кирәге чыгачак.
СУКОЯР. Шәхси тормышта бар да яхшы. Хәзер күп нәрсә синең тәвәккәллеккә бәйле. Эштә җитәкчеңнең ышанычын яуларга тырыш. Ялларда ремонт башларга була.
БАЛЫК. Яраткан кешең белән проблемаларны берлектә хәл итәргә өйрәнергә кирәк. Эшеңдә бар да шул килеш, яңа эш урыны эзли торган вакыт түгел. Ялгызларның парын очрату мөмкинлеге бар. Үти алмаслык зур планнар корма. Барына да канәгать булып яшә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: