Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 сентябрь 2018, 14:09

Кактусың чәчәк атса – уңыш елмаер

Яфраклар урынына чәнечкеләр үскән кактус күпчелек өйләрдә бар. Чәчәк үстерүчеләр әйтүенчә, бу үсемлек чәнечкеле булса да, бик кызыклы, ул тискәре энергиядән саклау үзлегенә ия дип санала. Хәзерге компьютерлаштыру заманында кактусларга кызыксыну тагы да артты – күпләр аның монитор нурланышын үзенә алуына ышана.

Кабакуш авылыннан Надежда Сөярембитованы күпләр фельдшер буларак кына түгел, тәҗрибәле һәвәскәр чәчәк үстерүче буларак та беләләр. Аның өендә, йортында һәм урындагы фельдшер-акушерлык пункты территориясендә нинди генә чәчәкләр үсми. Алар арасында кактус аерым урын биләп тора.

- Бу үсемлек чәнечкеле булса да, матур. Борын-борыннан кактус сәламәтлек символы булган һәм тылсымга ия дип саналган. Шуңа күрә дә минем эш өстәлемдә аңа аерым урын бирелә, - ди Надежда Мефодьевна.

Шушы көннәрдә бу кактус искиткеч матур ак чәчәк аткан. Алты зур купшы чәчәк тирә-якка матурлык таратып тора. Бу үсемлек бик сирәк чәчәк ата, моны табигатьнең могҗизасы дип атарга мөмкин. Кайбер ышануларга караганда, кактус чәчәк атса, аның хуҗасына уңыш елмая икән.

Мөнирә ӘҺЛИУЛЛИНА. Автор фотосы.

Читайте нас: