Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 сентябрь 2018, 12:10

Ә сез нинди кабак үстерәсез?

Бөек Британиядә менә шундый кабак үстергәннәр.

57 яшьлек Иэн һәм Стюарт Патоннар былтыр илдә иң зур булган 1029 килограммлы кабак үстергәннәр. Бу көзне алар 1190 килограммлы яшелчә үсәр, дип өметләнә. Әлеге кабакларга алар көн дә 450шәр литр су сибә.
Рекордка дәгъва иткән кабакларны Патоннар 96 көн үстерә. Көн саен аларны карауга дүрт сәгать вакыт бүленә. Бу эш белән алар 11 ел шөгыльләнә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: