Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 сентябрь 2018, 12:18

Атакама әкәм-төкәмнәрен күргәнегез бармы?

Галимнәр тирән сулыкларда балыкларның яңа өч төрен тапты.

Мөһим ачыш Перу-Чили, яки Атакама дип аталучы су асты төбәген өйрәнү барышында ясалды. Ул - дөньяда иң озын су асты иңкүлеге.
Көньяк Американың көнбатыш ярлары буенда сигез мең метр тирәнлектә тереклек итүче бу төр балыклар һәрчак караңгылыкка, салкынга һәм гаять көчле басымга җайлашкан. Аларның озынлыгы 30 сантиметрдан артмый. Тәннәре үтәкүренмәле. Бердәнбер кечкенә сөякләр эчке колакта урнашкан һәм ориентирлашуга ярдәм итә.
Галимнәр сүзенә караганда, әлеге балыклар тирән сулыкларда башка яшәүчеләр белән бик үк охшаш түгел: үткер тешләре дә күренми, күзләре дә калкып тормый.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: