Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август 2018, 16:49

Уфа урамында... кабаннар йөри

Уфаның Октябрь районы кешеләре кичә кызыклы күренешкә тап булды – алар бер күпфатирлы йорт яныннан кабаннар гаиләсе үтүен күзәтте.

Барлыгы 20 кабан дуңгызы саналган, аларның 18е – балалары.
Бу хәлне кабаннарның августта була торган миграциясе белән бәйлиләр. Шуны да билгеләргә кирәк, кабаннар – көтү белән йөри торган хайваннар түгел. Аларда ата-ана инстинкты да үсешмәгән. Ләкин миграция вакытытнда алар берләшә.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: