Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 август 2018, 13:23

Ерак бабаларыбыз сәламе

Республиканың Әбҗәлил районында кош сурәте төшерелгән археологик комарткы табылган. Әлегә кадәр мондый табышлар турында билгеле түгел иде.

Бу ачыш хакында “Якты Күл мәдәни мирасы: таш гасыр чорыннан этнографиягә кадәр” дип аталган "түгәрәк өстәл"дә хәбәр ителде.
“Кырүзәк-2” археология һәйкәле Магнитогорскидан төньяк-көнбатышка таба 35 чакрым ераклыкта Кырыкты сырты тарлавыгында урнашкан. Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән кош сурәте төшерелгән. Сурәт мүк белән капланган булган.
Әлеге урын шушы тирәдә яшәүче халыктан алынган мәгълүматлар ярдәмендә ачыкланган. Археологлар тарафыннан Якты Күл, Чабаклы һәм Карабалыклы күлләре янында 83 археология комарткысы табылган.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: