Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2018, 16:42

Кибеткә генә киткән булган...

Кичә Благовещенда 5 яшьлек кыз югалган. Бала кибеткә туңдыма алырга китә дә суга төшкәндәй юк була...

Баланың әти-әнисе бу хакта тиз арада полициягә хәбәр итә.
Әлеге хәбәр бу вакытта шәһәр буенча патрульдә йөргән ведомствоара сак хезмәткәрләренә дә килеп ирешә. Кызның төс-кыяфәт билгеләрен алганнан соң, “Росгвардия” хезмәткәрләре Марс Сәхәветдинов белән Ирек Абдуллин тирә-як территорияне тикшерергә керешә. Бала бер супермаркет янында табыла. Ул кибеткә баруын барган, ләкин кайтыр юлны оныткан. "Росгвардия"челәр сабыйны әнисенә илтеп тапшырган.
Бу хәл анага зур сабак булгандыр, дип өметләнергә кирәк...
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: