Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 август 2018, 11:25

Изге Илья нәрсә ди?

"Башкача суга кермә!" - ди...

Ә керәсе килә, чөнки синоптиклар ял көннәрендә эссе һава торышы вәгъдә итә. Бүген термометр баганасы 31 градускача күтәреләчәк.
Иртәгә, башлыча, явым-төшемсез, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, боз явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә - 12-17, көндез 24-27 градус җылы булачак. Якшәмбе төнлә 12-17, көньяк-көнбатышта - 7, көндез 24-28 градус булуы көтелә.
Керәшен милләттәшләр 2 августтан соң су кермәскә киңәш итә. Ә морж дуслар мыек астыннан елмая, "Казан" җыр һәм бию ансамбле җырчысы, якташыбыз Илсур Сабитов кебек тәвәккәлләр, су чәчрәтеп, фотога төшә.
Җәйнең һәр мизгеле кадерле, үкенечкә калмасын, дуслар! Ләкин шулай да сак булыгыз!
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: