Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 август 2018, 11:39

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

6-12 августка йолдызлар фаразы.

КУЧКАР. Эчке тоемлавың искиткеч! Йөрәгеңне тыңла, бер дә ялгышмассың. Ниятләрең җиңел генә тормышка ашачак, илаһи көчләр бу атнада үзләре сиңа ярдәмгә килер. Атна ахырында күңелле сюрприз көтелә.
ҮГЕЗБОЗАУ. Бу атна уңышлы булачак, атна башында ук эшлекле һәм иҗади куәтең ачылачак. Моңа бәйле яңа эшчәнлек белән шөгыльләнә аласың. Атна ахырында романтик очрашу көтә, ул синең башка якларыңны ачарга ярдәм итәр.
ИГЕЗӘКЛӘР. Перспективалы һәм уңышлы атна. Кызыклы вакыйгалар да көтелә. Иң зур уңышларың эшең белән бәйле. Бу айда башланган дуслык нык булыр, озакка барыр.
КЫСЛА. Тормышың аттракционны хәтерләтә. Үргә менүләр дә, түбән төшүләр дә булыр. Көтелмәгән вакыйгалар, очрашулар, гел бертөрле генә аккан тормышыңда үзгәрешләр – бу атнада барысы да булыр.
АРЫСЛАН. Атна шактый катлаулы, мәшәкатьле, вакыйгаларга бай булырга охшаган. Эшеңнең нәтиҗәсен озак көтәргә туры килер. Алай да атна ахырына хәл бераз үзгәреп, иркен сулыш алу мөмкинлеге туар.
КЫЗ. Бик көчле энергия агымын тоярсың. Тормышыңа ниндидер кызыклы яңалык һәм җиңеллек килеп керер. Күптәнге хыялларыңны гамәлгә ашыру өчен уңайлы форсат чыгар.
БИЗМӘН. Үзеңне күрсәтер өчен ихтыяр көчеңне тупларга туры килер. Сатурн йогынтысында тормышыңда күңелле үзгәрешләр булыр, яңа мөмкинлекләр ачылыр. Үзеңә ышан, ләкин якыннарыңның киңәшенә дә колак сал.
ЧАЯН. Синең тормышыңда яңа актив чор башлана. Барлык планнарыңны тормышка ашыра алачаксың. Ял көннәрендә исә актив спорт төрләре белән шөгыльләнү файда китерәчәк.
УКЧЫ. Тормышның күп кенә “сюрприз”ларына оптимизм белән кара. Җитди ниятләреңне тормышка ашырырга керешү өчен нәкъ вакыты. Максатыңа ирешү юлында көтелмәгән мөмкинлекләр ачылачак.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Туганнарың һәм дусларыңның киңәш сорап мөрәҗәгать итүе мөмкин. Аларга кулыңнан килгәнчә ярдәм ит. Атна ахыры сатып алулар өчен уңай булачак.
СУКОЯР. Күңелле һәм нәтиҗәле атна көтелә. Теләсә нинди вакыйга да синең файдага булачак. Барысы да җиңел генә хәл ителеп, тормышың майлаган кебек барачак. Фәкать бер нәрсәне генә онытма: бөтенесен берьюлы колачлап булмый.
БАЛЫК. Күптән күрешмәгән кеше белән очрашачаксың. Cине карьера өлкәсендә уңышлар көтә. Кемдер яңа эш табачак, кемдер югарырак дәрәҗәгә күтәреләчәк.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: