Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 июль 2018, 11:57

Җиһания Галәмовадан йолдызнамә

Киләсе атнада йолдызлар безгә ниләр вәгъдә итә?

Кучкар. Эшеңдә коллегаларың белән үзара мөнәсәбәттә киеренкелек туарга мөмкин. Барчасының, хәтта дошманнарыңның да, хокуклары белән санлаш.
Үгезбозау. Әллә кайчангы планнарыңны тормышка ашырырга вакыт. Тик шуны бел: авызыңны ачып торсаң, ярык тагарак янында калуың ихтимал.
Игезәкләр. Яңа эшләр башларга ашыкма. Көндәлек мәшәкатьләр белән булсаң да җитә. Болай син күбрәк отачаксың. Дөрес карар кабул итсәң, килеп туган хәлләрне үзеңнең файдаңа борып җибәрә алачаксың.
Кысла. Бик күп файдалы мәгълүмат ишетәчәксең, эшеңдә кайберәүләрне көнләштерердәй уңышларга ирешәчәксең. Синнән акча алып торганнар бурычларын кайтарачак.
Арыслан. Эшеңдә дә, шәхси тормышыңда да тик уңышлар булачак. Шулай да саклык турында онытып җибәрмә, буш вәгъдәләр өләшмә.
Кыз. Эшләрең үзең уйлаганча барып чыкмаска да мөмкин. Тик моннан котылу юллары бар: килеп туган хәлләрне үзгәртергә маташма, чөнки бөтен игътибарны үзеңә юнәлтерсең.
Бизмән. Тормышыңның муллыгын кайтару, акча янчыгын калынайту өчен шәп чор. Шулай да акча белән сакчыл бул, гаилә бюджетын алдан ук исәпләп куярга кирәк.
Чаян. Эшлекле документлар тутыру өчен бик уңай вакыт. Хезмәтеңдә уңышлар булачак. Дәрәҗәлерәк урынга күтәрелү, уку-өйрәнү, яңа технологияләр үзләштерү өчен уңай көннәр көтелә.
Укчы. Үзең өчен бик тә уңай булган бу чордан файдаланып кал. Акча мәсьәләсендә һәм гаилә тормышында “чәчәк ату” көтелә.
Кәҗәмөгез. Эшеңдә атна буе бер-бер артлы уңышларга ирешеп кенә торачаксың. Шулай итеп, финанс һәм социаль хәлләр уңай якка үзгәрәчәк. Бик күп мәсьәләләрне хәл итә алырсың.
Сукояр. Эшеңдә, тормышыңда көтелмәгән хәлләр килеп тууы ихтимал. Эшчәнлектә һәм барлык өлкәләрдә бармакка бармак сукмыйча да баш әйләндергеч уңышларга ирешәчәксең.
Балык. Яңа мөмкинлекләр ачылачак. Керемнәрең үсә башлаячак. Эшеңдә хезмәттәшләреңнән бер баш өстен торуыңны күрсәтергә форсат чыгачак.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: