Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 июль 2018, 12:08

Башкалада Игезәкләр фестивале үтәчәк

Башкортстанда Гаилә елына багышланган Игезәкләр фестивале 29 июльдә Уфаның “Дим” мәдәният һәм ял паркында узачак.

" Бәйрәмгә килгән шәһәр халкын һәм кунакларын төрле бәйгеләр, уен мәйданчыклары, күңел ачу чаралары көтә", - дип хәбәр итә Дим районы хакимияте.
Фестивальдә катнашу өчен алдан (347) 281-94-37 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
“Башинформ” агентлыгы сайтыннан алынды.
Читайте нас: