Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2018, 16:36

Яшәү минимумы күләме билгеләнде

Башкортстанда 2018 елдың I кварталы өчен җан башына уртача айлык яшәү минимумы күләме билгеләнде. Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы, ул 8615 сум тәшкил итә.

Яшәү минимумы эшкә сәләтле халык өчен – 9141 сум, пенсионерлар өчен – 7027 сум һәм балалар өчен 8695 сум күләмендә билгеләнгән, дип хәбәр итәләр Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.
Яшәү минимумы күләме Башкортстанда куллану кәрзине һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең республика буенча территориаль органның азык-төлеккә, башка товарлар һәм хезмәтләр хаклары турындагы мәгълүматлар нигезендә квартал саен билгеләнә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: