Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июль 2018, 17:00

Чит ил паспортына пошлина үзгәрде

Русия Президенты Владимир Путин чит ил паспорты бирү өчен дәүләт пошлинасын 3,5 меңнән 5 мең сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйды. Документ бердәм хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан. Ул бер айдан көченә керә.

Закон тарафынан 14 яшьтән кече граждандарга чит ил паспорты бирү өчен дәүләт пошлинасы 1,5 меңнән 2,5 мең сумга кадәр күтәрелә. Пошлина электрон мәгълүмат йөртүче яңа паспортларга гына арта.
Дәүләт пошлинасының яңа төре дә билгеләнә – шул исәптән югалган яки яраксыз дип табылганы урынына транспорт чарасын теркәү турында таныклык бирү өчен, әгәр документ пластик материалдан эшләнсә. Бу очракта пошлина күләме 1,5 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТАСС.
Яңа төр водитель таныклыгы алу өчен, шул исәптән югалган яки яраксыз булгангына алмашка, дәүләт пошлинасы 3 мең сум тәшкил итә.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: