Алар эсселек аркасында елгаларга таралганнар. Әлеге вакытта аларны тотып өйрәнер өчен махсус төркем төзелгән. Бу еланнар кешеләр өчен үлемечле хәвеф тудыра, имеш.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бу мәгълүматны кире какты. Министрлык мондый смс-хәбәрләр таратмаган.