Стэрлебаш чишмэлэре
+11 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Төрлесеннән
2 Июля 2018, 08:47
Машина капотында йомырка кыздырган
Краснодар краенда искиткеч эссе көннәр тора. Кубаньда яшәүче бер кеше бернинди утсыз да кызыклы кулинар тәҗрибә үткәргән: ир кояш астында кызган машинасының капоты өстенә ташлар куйган да таба утыртып, йомырка кыздырып алган.
Мондый эссе һава Кубаньга Африка чүллекләреннән килгән.
Юлларны саклар өчен урындагы хакимият хәтта федераль трассалардан йөк машиналары йөрүен дә чикләгән. Якын көннәрдә һава температурасы 40 градустан бераз төшеп, яшенле койма яңгырлар көтелү билгеле.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"