Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 июнь 2018, 18:31

Агыйделне күбәләк кортлары баскан

Агыйделдә яшәүчеләр шәһәрне басып алган эре күбәләк кортларын фотога төшереп социаль челтәрләргә куя.

Халыкка әлегә кадәр таныш булмаган бу эре күбәләк кортлары төрле агачларны сырган. Бакчачылар кортларның җимеш агачларына зыян китерүеннән курка, корткычлар белән көрәшү юлларын эзли. Кемдер аларны җыеп яндырырга тәкъдим итә, кемнәрдер "Дихлофос" сибеп котылмакчы була.
Республика балалар экология-биология үзәге педагогы Сергей Герасимов фотоларга карап, бу корткычларның "боҗралы кузы эрләүче" (“кольчатый коконопряд”) булуын билгели. Белгечне күбәләк кортларының артык эре булуы гаҗәпләндерә.
— Бу зарарлы бөҗәкләр яфраклар белән туклана, бигрәк тә, алмагач, груша агачларына зыян китерә. Алар киләсе елның уңышына зыян сала, — ди ул.
Эксперт бу корткычларны оялары белән юк итәргә, аларны кул белән җыеп, сытарга киңәш итә.
— Мондый күбәләк кортларыннан куркырга кирәкми. Табигать үзе барысын да хәл итәчәк, — ди белгечләр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: