Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 июнь 2018, 11:25

Дөньядагы иң куркыныч урын

Аны чүлле тәмуг дип йөртәләр. Эфиопиянең Афар тирән сөзәк чокырында урнашкан Данакиль иңкүлегенә карап бу урынның никадәр куркыныч икәнен күз алдына китерүе авыр.

Әмма монда бер тере җан да юк. Үсемлекләр, хайваннар, кошлар биредә юк. Туристларга да килергә киңәш итмиләр. Әмма кем аларны туктата ала?
Бу иңкүлек берьюлы 3 тектоник плитә ярылган урында урнашкан һәм дөньяда иң кайнар урыннарның берсе булып тора. Җир монда аяк астында “эри”диярлек, аның температурасы Цельсий буенча 35тән алып 50 градуска кадәр, ә кайчагында 70 градуска да җитә.
Монда актив вулкан, кислоталы бассейннар, минераль күлләр, һавага агулы парлар чыгарган күкерт гейзерлары һәм тозлы чүл дә бар.
Төрле чагу төсләрдәге пейзажга күз салганда бу безнең планетада түгел кебек тоела. Сулыкларның төсенә актив вулкан тәэсир итә. Чишмә сулары җылына һәм өскә күкерт һәм тимерне чыгара, алар тирә-якны яшел, сары һәм әфлисун төсләренә буйый.
Галимнәр бу урынны геологик депрессия дип йөртә, шулай ук Данакиль планетада иң куркыныч урын булып исәпләнә.
"Өмет" гәзитеннән.
Читайте нас: