Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан республикада табигать ресурсларын тотрыклы файдалану һәм экология иминлеген тәэмин итү буенча бихисап программалар тормышка ашырыла, җәмәгатьчелек хәрәкәтләре арта.
“Яшел Башкортстан” экология проекты кысаларында үткәрелгән чаралар меңләгән кешене берләштерә.
2017 елда Экология һәм махсус сакланучы табигать биләмәләре елы игълан ителгән иде. Сер түгел, бер ел эчендә барлык экология проблемаларын да хәл итеп бетереп булмый. Шулай да үткән елда шактый зур уңышларга ирешелде. Министрлык эшчәнлеге “Экология һәм табигать ресурслары” дәүләт программасында каралган 42 күрсәткеч буенча бәһалана. Аларның барысы да төгәл үтәлгән. Гомумән, узган елдагы эшчәнлек Русия дәрәҗәсендә югары бәяләнде һәм “Төбәктә актив экологик сәясәт башкарылган өчен” дигән билге алды. Узган ел оештырылган 12 мең чарада 4 миллионнан артык кеше, ике меңнән артык оешма Экология елын үткәрүдә актив катнашкан. Ел тәмамлану белән чаралар саны кимеде, дип әйтү — төптән ялгыш фикер. Чөнки Экология елында җәмәгать оешмалары да, халык та берләшеп эшләгәндә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булуын яхшы аңлады.
Яз җитү белән “Яшәү агачы” оешмасы җитәкчесе Максим Некрасов былтыр башлап җибәргән акцияне дәвам итте. Узган ел ул җитәкләгән оешма ярдәмендә республика буенча 60 мең төптән артык агач утыртылса, быел яз 30 меңнән артык үсенте китерелгән. Аларның барысы да алдан теләк белдергән оешмаларга, кешеләргә бушлай таратылды. Төп шарт — агач утыртканнан соң, фотоотчет бирү һәм арытаба аларны тәрбияләп тору. Үсентеләрнең күбесе ылыслы агачлар.
Уфада “Чиста шәһәр” оешмасы үткәргән “Төсле якшәмбе”ләр 2 меңнән артык кешене җыйды. Чара барышында 17 КамАЗ чүп-чар җыелган. Аның күпчелек өлеше икенчел эшкәртүгә җибәрелгән.
“Русия суы” акциясендә Башкортстан елдан-ел актив катнаша. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, илдә дүртенче урынга чыктык. Сакмар елгасын тазартуга халык дәррәү кушылды, бу чара быел да үтәчәк. Яр буйларына агач утырту, елганы чүп-чардан тазарту, аны тирәнәйтүнең нәтиҗәле булуын авыл халкы күреп, бик канәгать калды. Әлбәттә, җәмәгатьчелек һәм министрлык тарафыннан оештырылган чаралар моның белән генә чикләнми, алар бихисап. Шулай да, апрель башыннан республика буенча үткәрелгән өмәләрдә 1 миллион 400 мең кеше катнашуын билгеләп үтәсе килә. Өмәләр вакытында 40 мең тоннадан артык калдыклар җыелган, 970 мең агач утыртылган.
Ведомствоның эшчәнлеге күпьяклы: су, җир асты байлыкларын файдалануны көйләү, махсус сакланучы биләмәләрне курчалау һәм иң мөһиме — экологик хәвефсезлекне тәэмин итү. Соңгы юнәлеш экологлардан аерым игътибар таләп итә. Ел башыннан белгечләр тарафыннан планга ярашлы һәм планнан тыш 272 тикшерү, даими рәвештә рейдлар үткәрелгән. Шушы чаралар барышында меңнән артык җитешсезлек ачыкланган.
2019 елдан Русия төбәкләре каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа ысулына күчәргә тиеш. Бу реформаны тормышка ашыру катлаулы һәм җентекле эш таләп итә. Тәү чиратта, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм үтилләштерү уңайлы шартларда һәм бөтен районнарда да тигез алып барылсын өчен территориаль схема төзелде. Шушы схемага ярашлы, республикада төбәк операторлары сайланды. Әлеге вакытта алар инвестицион программа булдырып, урыннарда чүп-чарны эшкәртү һәм чыгару белән шөгыльләнүче эшкуарлар, оешмалар белән килешүләр төзи. Контейнердан чүпне алып китү һәм аны арытаба эшкәртү яисә үтильләштерү өчен хак билгеләнгәч, Башкортстанның Тариф буенча комитеты халык өчен әлеге түләү күпмегә төшәчәген исәпләргә тиеш.
Министрлык узган Экология елында башланган мөһим эшләрне быел төгәлләү өстендә эшли. Бүген бер табигать паркы һәм 15 табигать һәйкәле буенча документларның Мәскәүдә раслануын көтәбез. “Эзем” табигать паркын булдыру башлангычы белән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыкты. Бу матур урынны туристларның кыргыйлыгыннан саклап калу өчен әлеге биләмәнең урындагы табигать паркы булуы гына җитмәве ачыкланды. “Эзем” ныграк яклауга һәм саклауга мохтаҗ.
Үткән ел Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан Берказан сазлыкларын саклауга 16 миллион сум акча бүленгән иде. Берказанда башланган эшнең нәтиҗәлелеген күреп, янә 15 сазлыкны табигать һәйкәле итү тәкъдиме белән Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына чыктык.
Шулай ук мөһим эшләрнең берсе — Салават районында “Янгантау” геопаркы булдыру. Былтыр район дәрәҗәсендә геопарк булдырылды, әлеге вакытта Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре геопаркка ЮНЕСКО статусы бирү юнәлешендә эшли. ЮНЕСКО штаб-фатирына документлар тапшырылган. Апрельдә Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев эш сәфәре белән Франциянең Париж шәһәрендә булып кайтты. Җәй көне белгечләр Салават районына барып, башкарылган эшкә бәһа бирергә тиеш.
Экология, икътисад, җәмгыять, хәтта сәясәт — аерылмас һәм бер-берсенә зур тәэсир ясаучы төшенчәләр. Шушы юнәлешләрнең бер-берсенә зыян китермичә, табигатьне яклау юнәлешендә арытаба эшчәнлек алып баруы — Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының төп бурычы.
Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәткәре.