Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май 2018, 12:26

Кичәге давыл яшь ханымны үтергән!

Кичә Русия буйлап давыл котырды: йорт-җирләрне җимерде, түбәләрне алып атты, машиналарны аударды.

Бу куркыныч табигать күренеше күрше Татарстанда да күзәтелде: Мөслим районында 34 яшьлек Лилия Нуриеваның гомерен өзде.
Кичке сәгать биштә эшеннән чыгып барганда (ул кибеттә сатучы булып эшләгән була) аның өстенә түбә кыегы килеп төшә. Иң куркынычы - бу хәл аны алырга килгән иренең, 12 һәм 7 яшьлек ике баласының күз алдында була.
Хатынны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киләләр, тик гомерен саклап кала алмыйлар.
Аллаһ "Сакланганны саклармын", дигән. Җил-давыл якынлашуын күргән очракта, тизрәк бина эченә кереп китү җаен карагыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
Метереологлар бүген дә һава шартларының тотрыксыз булуын, бу җил-давылның республикага якынлашуын искәртә. Сак булыгыз!
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: