Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май 2018, 11:53

Июнь

Ел фасылы Июнь — ямьле җәйнең тәүге ае. Бу айда астрономик җәй дә башлана. Аны 22 июньнән — җәйге кояш торгынлыгыннан исәплиләр. Бу вакытта инде көн озынлыгы иң соңгы чигенә җитә – “сәгать унҗидене суга”, ә төн исә “бер саплам” кадәр генә кала.

Борынгы римлыларда елның дүртенче ае Юпитерның хәләл җефете Юнона хөрмәтенә аталган. Юнона мәхәббәт, гаилә бәхетен һәм никахны саклаучы алиһә булып саналган. Июнь аенда римлылар Юнона алиһәсе хөрмәтенә Матронали дигән гаилә бәйрәме үткәргән. Бу айны икенче төрле “табигатьнең ширбәтле ае” дип тә атаганнар. Икенче мәгълүмат буенча, айга исемне Рим консулы Юний Брут хөрмәтенә биргәннәр.
Борын заманда урысларда бу айны “червень”, ягъни “кызыл ай” дип атаганнар. Урыслар аны “изок” (“чикерткә”) һәм “паутной, сиречь комарной” (“паут” — кигәвен һәм черки) дип тә йөрткәннәр. Чынлап та, июньдә үлән арасында чикерткә тавышлары хәтта төннәрен дә тынып тормый. Кигәвен һәм чебен-черки турында сөйлисе дә түгел.
Элек күп кенә файдалы үсемлекләрнең өлгереп җитүен билгеләп үтә торган булганнар. Мәсәлән, май азакларында – июнь башларында юа җыеннары уздырганнар: авыл халкы, юалыкка барып, күңел ачкан, юа җыю ярышлары үткәрелгән, бу үсемлектән тәмле-тәмле җыен ашлары әзерләнгән. Кузгалак, җиләк җыеннары да шулай үткән. Табигатькә хөрмәт, саклык күрсәтү булган ул. Чөнки үләннәрне, җимешләрне тәмам өлгереп җиткәч кенә җыйганнар. Аңа чаклы җыю тыелган. Мәсәлән, җәйге челләнең беренче атнасында, ягъни июнь азагында, аяу атнасы үткәрелгән. Бу вакытта агач кисү, терлек чалу тыелган.
Халык календареның борынгырак сәхифәләрендә табигать күренешләре белән бәйле йолалар күп. Элекке заманнарда корылыклы елларда, кояшка, болытка багышлап, ак яисә кара терлек корбан иткәннәр. Халыкта ак төс — иминлек, пакьлек, кара төс яңгыр символы булып торган. Өй саен йөреп, ярма, сөт, май кебек ризыклар җыеп, су буенда ботка пешереп, олысы-кечесе бергә ашаган. Аннары кемне дә булса киеме-ние белән суга ыргытканнар. Узган-барганга чүлмәк-чиләк белән су сибешкәннәр. “Чүлмәк-чүлмәк май кирәк, чиләк-чиләк яңгыр кирәк!” кебек такмаклар әйткәннәр. Ә иң кадерле бәйрәм сабантуй булган.
“Сабан” ае 25 июньгә кадәр дәвам итә. Ә 25 июньнән 5 августка кадәр “челлә” ае бара. Шуңа да аны, үз асылына китереп, “җәй ае” һәм “чәчкә ае” дип атаганнар.
Сынамышлар
* Егерме җидесендә яңгырлы – җиде атна яңгырлы.
* Сигезендә яшенләсә яшен, җыя алмассың печәнең яшел.
* Иртә белән чык күп төшсә, көннең бик эссе булачагы галәмәте.
* Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр. Әгәр төшкә кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.
* Җәй көне бик кыздырса, явым булыр.
* Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
* Җәй көне яуган боз вак-вак булса, салкын булыр, ләкин ашлык уңар.
* Өчесендә булса төшлектә җил – сабан ашлыгына килә ел.
(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына).
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: