Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 Май 2018, 12:15

Балтачта помидор өлгергән...

Балтач районының Нөркә авылында яшәүче Флидә Гыйндуллинаның беренче помидорлары кызарган.

Берәүләр помидорларын теплицаларга чыгара гына башлаган бер вакытта уңганнарның помидорлары кып-кызыл булып пешеп утыра да инде. Нөркә авылында яшәүче Флидә Гыйндуллинаның беренче помидорлары өлгергән дә инде.
Уңган хуҗабикә, бакча эшеннән тыш, Нөркә авыл биләмәсе башлыгы булып көч сала. Уңган ханым чәчәкләр үстерә, сәнгатьтә, спортта да булдыра, ди яза "Балтач таңнары" гәзите.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: