Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 Май 2018, 12:36

Хәзер аңлашылааа...

Республикада ир-егетләр белән хатын-кызлар саны арасында тигезсезлек арта.

Бүген һәр 1000 ир-егеткә уртача алганда 1132 хатын-кыз туры килә. Яшь арту белән тигезсезлек дә арта. Әйтик, 15 яшькә кадәр 1000 үсмергә 953 кыз туры килсә, 30-49 яшьлек 1000 иргә – 1036 хатын-кыз, 60-69 яшьлек 1000 иргә 1405 хатын-кыз туры килә. 70 яшьтән соң тигезсезлек тагын да арта.
Шулай булгач, хатын-кызларның хәчтерүш кенә ир өчен дә сугышуга кадәр барып җитүе аңлашыла кебек.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: