Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 Май 2018, 11:32

Петербургта төсен үзгәртүче елга бар

Санкт-Петербургтагы Мурзинка елгасын кешеләр “хамелеон” дип йөртә башлаган, чөнки ул еш кына төсен үзгәртә икән. Чагу сарыдан алып, куе кызылга кадәр. Кызганычка каршы, бу хәл - табигать могҗизасы түгел, ә экология начарлыгы нәтиҗәсе.

2016 елның октябрендә Мурзинка тонык ак төскә кергәнлектән, “Балтикстрим” компаниясе җавапка тарттырыла, ләкин Невага коючы бу елганы нинди матдә үзгәрткәнен ачыклый алмыйлар.
Үткән елның мартында ул янә агара, ярларында бик күп чүп һәм гранит валчыклары табыла.
Ә бу көннәрдә Мурзинка куе кызыл төскә кереп агып ята...
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: