Әлеге фото 1913 елның 13 апрелендә бөек шагыйрьнең вафатына бер көн кала Клячкин дәваханәсендәге палатада төшерелгән. Габдулла Тукай, тезләрен куллары белән кочаклап, караватта утырып тора. Карават янында кәгазь битләре өелгән түгәрәк өстәл кырые күренә. Фотоның үзендә бернинди дә язу юк. 15 апрельдә 20 сәгать 15 минутта Габдулла Тукай вафат була. Шагыйрь Казанның Яңа татар бистәсендәге Татар зиратында җирләнгән.