Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 апрель 2018, 12:08

Хәвефле корткыч – көрән-мәрмәр кандала

Краснодар крае территориясендә хәвефле корткыч – көрән-мәрмәр кандала булуы ачыкланган. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азия, Европа һәм Төркия илләрендә киң таралган. 2015 елдан Абхазиядә үрчи башлаган, аның территориясеннән Русиягә керергә мөмкин. 2017 елда алар Абхазиядә фундук чикләвеге уңышының – 70, мандарин уңышының 50 проценттан артыгын юкка чыгарган.

Көрән кандала җиләк-җимеш культураларын юк итә. Ул 49 гаиләдән 100 төрдән артык үсемлек белән тукланучы агрессив корткыч. Аеруча җиләк-җимеш культураларына зыян китерә. Яшелчә һәм ашлык культураларына, декоратив һәм чүп үләннәрен зарарларга мөмкин.

Барлык җимеш культураларын диярлек – алмагач, груша һәм барлык цитрусларны, персик, виноград культураларын зарарлый. Яшелчәләрдән томат, фасоль, кыярга өстенлек бирә. Бөртеклеләрдән – кукуруз һәм декоратив культураларны юк итә. Үзенә туры килгән үсемлекләр булмаганда кыргый һәм чүп үләннәрендә үрчергә сәләтле.

Кандала барлык үсеш стадиясендә зарарлы. Личинка һәм үсешкән бөҗәк бер үк төрле үсемлекләр белән туклана, күпчелек бакча культураларының җимешләрен һәм яшь үсентеләренә өстенлек бирә. Үсеш тизлеге буенча елына алты буынга кадәр нәсел бирә ала. Җитешкән кандала әйбәт оча һәм ерак араларга таралырга мөмкин.

Кандала таралу ихтималының аеруча таралган юллары булып транспорт чаралары, контейнерлар, үсемлекләр (үсентеләр) һәм үсемлекчелек продукцияләре тора.

Көрәш чаралары: РФ территориясендә кулланырга рөхсәт ителгән химик ысул, пестицидлар белән. Иң нәтиҗәле вакыт – язгы чорда, аның беренче буыны үсешкәндә. Көрән-мәрмәр кандала ачыклану фактлары турында Россельхознадзорның БР буенча идарәсенә хәбәр итүегезне сорыйбыз, тел: 8 (347) 248-56-00, 232-92-90.
Читайте нас: