Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 март 2018, 16:45

Хатыннар белән алмашканнар...

Уфадагы Сафаевлар гаиләсе экспериментта катнаша.

Мәрьям һәм Тимур Сафаевлар билгеле бер телеканалда барган "Обмен женами" проектында катнаша. Аның шартлары буенча Мәрьям Мәскәү өлкәсендәге йорт хуҗабикәсе белән урыннарын алышачак. Ул, үзенең ике сабыен "яңа хатын" тәрбиясендә калдырып, өч бала карарга китәчәк.
Сафаевлар гаиләсе республикада экспериментлар яратучы гаилә буларак билгеле. 2016 елда алар балалары белән ел буена төрле илләр буйлап сәяхәт итте, үзләре яшәгән урыннар турында блог алып барды.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: