Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2018, 11:30

Тугры йөрәкле малайлар турында китап

Бервакыт һавада ак кәгазь очыргыч пәйда була – ул башка очыргычлардан югарырак күтәрелә дә, сигналларга җавап бирми. Мондый тәккәберлеккә ачуы чыккан Генка аны катапультадан бәреп төшерә, ә аннары хуҗасын күрү өчен ул төшкән урынга ашыга. Бу күзләре күрмәгән, күптән түгел шәһәргә килгән Владик булып чыга...

Һәркемнең тормышында бәла булырга мөмкин. Берәүләр мондый хәлдә көчсезләнеп елый, икенчеләр тешләрен кысып бәлага каршы көрәшә (бәлки алар да бу вакытта елыйдыр). Мин сөйләргә теләгән китап – кыю Владик исемле малай турында. Һәм аның дуслары: чын дуслыкны барлык хәзинәләрдән дә ныграк бәяләгән тугры Генка, әйбәт кешеләр белән бернинди дә бәхетсезлек булмавын теләгән кечкенә куркусыз Илька. Бу повесть – тугры һәм кыю йөрәкле малайлар турында. Андыйлар беркайчан да җилгә аркасын куймый. Хәтта ул бик көчле давыл булса да. Владислав Крапивинның “Та сторона, где ветер” китабы безнең район авылара китапханәсендә бар. Килегез, без сезне көтәбез!

Люция ИСМӘГЫЙЛЕВА,

район авылара китапханәсенең библиографы.

Читайте нас: