Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2018, 11:46

Бала туу, никахлар, аерылышулар саннарда

2018 елның беренче ае үтеп тә китте. Ул демографик планда нинди булган? Бу турыда ЗАГС бүлеге биргән мәгълүматлар тулырак сөйләр.

Гыйнварда барлыгы 22 сабый туган, үткән елда 15 булган. Зур булмаса да арту күзәтелә, бу күңелле хәл. Шулардан 5 (6) бала гаиләдә беренче, 11 (6) икенче, 5 (2) – өченче, 1 (0) дүртенче бала. Малайлар кызларга караганда күбрәк туган – 15 (9), кызлар – 7 (6). Бу яктан гыйнвар рекордлы булды. Малайлар ике тапкырга күбрәк туган!

Шунысы да сөенечле, үлем үткән елгыдан кимрәк – 26 (28). Ләкин үлем туымнан артыграк . Ирләр – 10 (13), хатын-кызлар – 16 (15). Үз-үзләренә кул салучылар юк.

Никахлар саны ике тапкырга кимегән -6 (12). Шулкадәр үк пар никахларын таркаткан – 6 (7). Бу саннарга процент нисбәтеннән караганда, 100% килеп чыга. Ягъни, никахка керүчеләрнең барысы да аерылышкан кебек килеп чыга. Борчулы һәм бик афәтле статистика.

Шулай ук ата булуны билгеләүнең ике факты, фамилия, исем, атасының исемен алыштыруның бер очрагы теркәлгән.

Читайте нас: