Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2018, 11:56

“Ана һәм бала” хатын-кызларга ярдәм итү бүлеге

Авыр хәлгә дучар булып, меңнәрчә кешеләр янында үзен беркемгә дә кирәкмәгән итеп тойган хатын-кызны җылы канат астына алырга әзер йорт бар Уфа шәһәрендә. “Гаилә” Республика ресурс үзәге дәүләт бюджет учреждениесендә эшләп килгән “Ана һәм бала” бүлеге турында сүзебез. Бу йортта дөньяда япа-ялгыз калган, сынауларны үткәндә югалып калган, буыны ныгынып җитмәгәнлектән бөгелеп төшкән хатын-кызларга дөрес юлга кире кайтырга, тормыш упкыныннан чыгарга ярдәм итәләр.

Бер-бер артлы килгән каты сынаулардан сабыр канатлары шартлап сынганда, гаделлеккә ышанычы тәмам сүнеп, җанда соңгы тамчы өмет калмаганда шакый гүзәл зат бу йорт ишеген. Гаиләдә кимсетүләргә, тукмалуларга артабан чыдамыйча, балаларын җитәкләп чыгып киткән яки ире белән аерылышу газабыннан йөрәк көче беткән, иң хәсрәтле мәлләрендә япа-ялгыз калып, тормыштан ваз кичкән хатыннар, кансызлык белән очрашудан җаны теткәләнеп, үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткән яшь кызлар, йөкле хатыннар да сыену таба монда.

Бүлек җитәкчесе, социаль хезмәткәр, юрист, психолог һәрбер хатын-кыз белән аерым олы эш алып бара. Мәсәлән, кирәк икән, документлары тәртипкә китерелә, дәгъва кәгазьләре, гаризалар әзерләнә, оешмаларда, хокук саклау органнарында, судларда аның мәнфәгатьләре яклана. Үзенә кулай эш табу, сабыйлары булса, аларны урнаштыру хәстәрлеген күрәләр, какшаган сәламәтлеген, телгәләнгән күңелен бөтәйтүгә көч салалар. Тән җәрәхәтләре уңалган, җан яралары төзәлгән гүзәл затка әкренләп кенә яшәү гаме кайта, үзенә ышанычы арта.

Бу үзәктә хатын - кызларга вакытлыча яшәү, балалары белән аралашу өчен якты җылы бүлмәләр җиһазландырылган, уңайлы шартлар тудырылган. Монда алар ике айга кадәр яши алалар.

Хатын-кызлар үзләре килә алмасалар, эш көннәрендә 8.30 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 8(347)286-02-53 телефонына, live:womendom скайбына шалтырата ала. Шулай ук үзләре теләгән вакытта [email protected] адресы буенча яза, www.семьярб.рф порталында белгечләргә сораулар калдыра алалар.

2017 елгы эш нәтиҗәләре буенча хатын-кызларга ярдәм итү бүлегенә, гомумән, гаиләара мөнәсәбәтләре какшаган, яшәү чыганаклары булмаган, психологик, хокукый ярдәмгә мохтаҗ 1792 кеше мөрәҗәгать иткән. 40 хатын-кызга, 50дән артык балага стационар шартларда социаль ярдәм күрсәтелгән. Ярдәм кирәк булган хатын-кызларга төп таләп - тормыш авырлыкларын җиңәргә теләк булу.

“Гаилә” Республика ресурс үзәгенең адресы: Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 27 санлы йорт, 1нче корпус.
Читайте нас: