Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2018, 11:42

Балага берничә ел инде — 11 ай!

“Привет! Хәбәрне таратырга ярдәм ит әле. Балага донор эзлиләр. 11 айлык бала үлем хәлендә, аның сөяк миендә шеш бар. Ашыгыч операция таләп ителә, донор кирәк. Кан төркеме — III Rh-. Телефон: 8 988 583 84 33. Ата-анасының акчасы җитми...


“Epuls” һәм “Onet” аларга ярдәм итәргә әзер. “Onet” бу хатны ничә кеше алуын тикшерә. Һәр өч хат өчен баланың әти-әнисе 32 сум ала. Ким дигәндә 12 хат җибәрсәң, синең социаль челтәрдәге төп битеңдә “Рәхмәт” билгесе пәйда булачак. Ватсапта җибәрегез. Дуслар, әйдәгез, ярдәм итик!”
Сезгә дә шундый эчтәлектәге хат килдеме әле? Килмәсә, көтегез. Бу хәбәр Интернет челтәрендә инде берничә ел йөри. Алдагы елларда, бәлки, Сезгә дә килеп җитешер.
Күпләр, социаль челтәрдә хатны уку белән, алдын-артын уйлап тормыйча, ярдәм итәргә ашыга. Һәм хат яңадан-яңа адресатларга ашыга. Ә бит бераз уйланып та булыр иде. Әйтик, бу бала кайда яши? “Epuls” һәм “Onet”ка нигә кирәк икән бу ярдәм? Ул хатларны кем контрольдә тота? Нигә аларны алган өчен 32 сум түләнә? Аннары, хатның инде еллар буе социаль челтәрдә сәфәр йөрүен искә алсак, “Рәхмәт” билгесен алучылар да сирәк-мирәк булса да очрарга тиеш бит. Телефон номеры күрсәтелгән. Шалтыратып карадыгызмы? Шалтыраткан булсагыз, аның буенча беркем дә җавап бирмәвен дә аңлар идегез.
Тикшерүчеләр исә шуны хәбәр итә: мондый шикле хатлар белән эш итеп, акчаңнан колак кагуың бар. Хатта вирус яшеренүе ихтимал. Ул Сезнең телефоныгыздагы мәгълүматларга кемгәдер юл ачарга мөмкин. Бигрәк тә телефоннарына мобиль банк тоташтырылган кешеләр өчен хәвефле ул. Кыскасы, нинди хат алсагыз да, “җиде кат үлчәп, бер кат кисегез”, иптәшләр!


"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: