Чыбыклар кисеп алу нияте белән ул баганага менә һәм ток сугудан баганага ябышып кала. Янәшәдәге предприятие сакчылары, баганага менеп, каракның күмергә әйләнгән кулларын баганадан чак аерып ала. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре чакыру дәфтәренә болай дип язып куя: “10 мең вольтлы ток суккан, әмма пациент исән калды”.