Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2018, 12:09

Бала туу, никахлар, аерылышулар...

Менә тагын бер ел үтеп тә китте. Ул демографик планда район халкы өчен нинди булган? Без артканбызмы, әллә кимегәнбезме? Бу турыда безгә ЗАГС бүлеге биргән мәгълүматлар тулырак сөйләр.

2017 елда районда 175 (207) сабый туган, бу 2016 ел белән чагыштырганда 32гә кимрәк. Шулардан 53е (57) беренче бала, 65 (94) – икенче, 34 (39) өченче, 11 (9) дүртенче, 12 (8) биш һәм аннан да күбрәк балалар. Бу нәрсә турында сөйли? Тормышның авырлыгына зарлануларга карамастан, халык өченче һәм артабангы бала табудан курыкмый. Димәк, ишле гаиләләр артканнан арта.

Туучылар арасында, һәрвакыттагыча, малайлар күбрәк – 90 (104), кызлар 85 (103). Ялгыз аналардан туган сабыйлар саны да арткан – 19 (13), ә менә ата булуны билгеләү буенча теркәлүчеләр кимегән – 14 (18).

Кызганычка каршы, үлем 2016 елдагыдан 14 очракка кимрәк булса да, туымнан артыграк – 311 (325). Ирләр – 167 (173), хатын-кызлар – 144 (152). Үз-үзләренә кул салучылар саны – 10 (14).

Никахлар ике очракка күбрәк теркәлгән – 123 (121). Шулардан 16 яшьтән 18 яшькә кадәргеләр – 3 (1), СНГ гражданнары белән – 4 (2), теркәү вакытын тизләтеп, ягъни кәләшнең йөкле булуы сәбәпле – 26 (25) һәм гариза биргән көнне (бала туу белән бәйле) – 27 (23).

Никахлар таркалуның бераз кимүе сөендерә – 60 (70). Ата хокукын билгеләү турында – 28 (29), уллыкка алу – 2 (3), фамилиясен, исемен, атасының исемен алыштыру турында – 9 (7) акт теркәлгән.

Рәйсә МУСИНА әзерләде.

Читайте нас: