Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2018, 14:27

Яраксыз материалдан...чыршылар

Чыршы – Яңа ел һәм Раштуаның төп бәйрәм атрибутларының берсе. Бәйрәм алдыннан, кызганычка каршы, дистәләгән мең ылыслы агачлар киселә, ә берничә көннән соң аларны чыгарып ташлыйлар.

“Әгәр дә заманча тормышта өйне бизәр өчен башка күп мөмкинлекләр бар икән, нигә тере организмны юк итәргә”, дип карар итте 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе укучылары һәм “Яшә, чыршы!” конкурсы оештырды. Аның нәтиҗәләре көтелгәннән дә югарырак булды. 5-11 класс укучылары яраксыз материаллардан, дөресрәге чүп-чардан (пластик шешәләр, мишура, тимерчыбык, кәгазь, мамык, пластмасс вилкалар һ.б.) искиткеч чыршылар ясады (рәсемдә, аларны теләсә кайсы күргәзмәгә куярга мөмкин. Чагу купшы үзенчәлекле – карап торырлык Үзегез бәяләгез!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: