Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 декабрь 2017, 12:00

Блиц-сорашу

Яңа ел - һичшиксез барыбызның да яраткан бәйрәме. Ылыс, мандариннар исе... Балалар иртәләре һәм тамашалары. Яңа ел көннәрендә күпме шатлыклы һәм күңелле вакыйгалар! Бу вакытта йомгаклар ясыйлар, киләчәккә планнар төзиләр. Үтеп баручы елныңсоңгы көннәрендә район халкыннан 2017 елның нинди вакыйгалар белән истә калуы, Яңа елдан кешеләрнең нәрсә көтүе турында кызыксындык һәм Яңа елга теләкләре белән уртаклашуларын үтендек.

Зөлфия Идрисова, Стәрлебаш авылы: Барысы да булды: югалту әчесе дә очрашу шатлыклары да. Иҗади планда ел бик уңышлы булды. Күп нәрсә белдем, күп нәрсәгә өйрәндем. Шулай ук ул күңелле сюрпризларга, очрашуларга һәм яңа кешеләр белән очрашуларга бай булды. Үткән елда тәмамлый алмаган эшләрне киләсе елда дәвам итәргә ниятлим. Яңа ел тыныч, уңышлы һәм бәхетле үтсен!

Нәзир Мостафаев, Әмир авылы: Үтеп баручы ел бик шатлыклы, уңышлы һәм күңелле булды. Беренчедән, мин өйләндем, яратып һәм яратылып яшим. Икенчедән, тормыш иптәшем белән бергә диңгезгә бардык, өченчедән, әйбәт эшкә урнаштым. 2018 елдан без... бәби көтәбез. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, уңышлар телим!

Гөлнара Латыйпова, Стәрлебаш авылы: Вакыйгалар күп булды. Әмма барыннан да ныграк истә калганы - кызым белән диңгезгә бару. Тулаем алганда, ел тыныч үтте. Иң мөһиме, якыннарым һәи туганнарым исән-сау, сәламәт. Яңа елдан тотрыклылык көтәм һәм бөтен дөньяда тынычлык булуын телим. Яңа ел белән!
Ф. ЙОСЫПОВА әзерләде.
Читайте нас: