Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 декабрь 2017, 11:39

Сак булыгыз! Юка боз!

Көзге-кышкы чорда күп кешеләр сулыкларда гади хәвефсезлек кагыйдәләрен оныталар һәм шуның белән гомерләрен хәвеф астына куялар.

Әйткәндәй, бәланы булдырмас өчен гади генә кагыйдәләрне белү зарур: бозга чыкмаска; аяк белән тибеп аның ныклыгын тикшермәскә; чанада таудан сулык ягына шуып төшмәскә; йөзеп йөрүче боз кисәкләрендә һәм үзең ясаган салда йөрмәскә; боз өстендә зур төркем белән җыелмаска.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсе начальнигы боерыгына ярашлы, оешмалар һәм су кулланучыларның хәтеренә төшерәбез, (федераль һәм республика законнарына ярашлы) су объектларында кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау буенча чаралар үткәрү бурычы куелган. Алар арасында: кеше күп җыелган урыннарда, авто һәм мототранспорт чыгу юлларында мәгълүмати һәм тыю турында белдерүләр кую; рөхсәт ителмәгән урыннарда боз аша аркылы үтү юлларын ябу; балык тоту оештырылган урыннарда коткару постлары кую, кешеләр арасында аңлату һәм кисәтү эшләре алып бару.
Д.А.МАЛЫШЕВ, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР буенча кечкенә суднолар буенча Дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы.
Читайте нас: