Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 декабрь 2017, 11:31

Алимент бурычы 100 миллиард сумга җиткән!

Русиялеләрнең балаларга алимент түләү буенча бурычы 100 миллиард сумнан артып киткән, дип белдергән судья Татьяна Назаренко Русия Югары суды пленумы утырышында.

Бүген алимент бурычын түләттерү гаилә кануннары өлкәсендә иң киң таралган категория булып кала. Хәзерге вакытта пленум аларны карау өчен махсус тәкъдимнәр әзерли.
Моңа кадәр iz.ru порталы Дәүләт думасында законга төзәтмәләр әзерләнүе хакында язган иде. Аның нигезендә, әгәр ел дәвамында алимент түләүчене эзләү тиешле нәтиҗәне бирмәсә, дәүләт алимент түләүне үз өстенә алырга мөмкин. Моннан тыш, бурычлы затка хезмәт хакы түләүче оешмаларны приставлар мөрәҗәгате буенча алиментларга индексация ясарга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: