Барлык яңалыклар
Спорт
23 март 2021, 11:34

"Ак Барс" җанатарлары Уфадагы хәл өчен 100 мең сум штраф түләячәк

Плей-офф сериясенең өченче уены алдыннан Казан клубы җанатарлары тәртипсезлеге өчен штраф салынган.

Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) Уфада булган хәл аркасында Казанның "Ак Барс" хоккей клубына җәза билгеләгән. Ул 100 мең сум күләмендә штрафтан гыйбарәт. Бу карар 21 мартта плей-офф сериясенең өченче уенында "Ак Барс" җанатарлары Башкортстан гимны яңгыраганда тавышланганы өчен чыгарылган. Әлеге сумманы җанатарлар үзләре җыеп түләргә алынган дип яза "Спорт-эспресс".
Моннан тыш, сериянең дүртенче уены алдыннан "Ак Барс" җанатарларын аренага кертми торачаклар, Башкортстан гимны яңгыраганнан соң гына кертәчәкләр. Бу әлеге хәл кабатланмасын өчен эшләнә диелә.
Аннан алда Дөнья башкорт корылтае казаннарның тәртибен тикшерүне сорап, КХЛга мөрәҗәгать иткән иде. Кайбер чыганакларга карый, КХЛ штрафны әлеге мөрәҗәгатькә кадәр үк салган.
"Ак Барс" клубы вәкилләре Уфадагы хәлне аңлашылмаучылык аркасында килеп чыккан дип белдерә. Казан такымы җанатарлары а-капелла башкарылган гимнны ишетмәгән, техник тоткарлык килеп чыккан дип уйлаган, һәм, яраткан такымына теләктәшлек сүләре кычкырып, килеп туган тынлыкны тутырырга теләгән диелә.
"Гагарин касәсе" кысаларында дүртенче уен 23 мартта узачак. Өченче уенда "Ак Барс" такымы "Салават Юлаев"ны 2:1 исәбе белән җиңде.
Чыганак:https://www.azatliq.org
Фото:https://www.azatliq.org
Читайте нас: