Чара тантаналы линейкадан башланды. Физкультура укытучысы Мәхмүтов А.В. һәм директор урынбасары Ярославова А.А. балаларны котлап, аларга уңышлар теләде.
Ярышлар спортның түбәндәге төрләре буенча үтте: турникта күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү һәм башкалар.
Сынаулар тәмамлангач укучылар мәктәп ашканәсенә юнәлде һәм тәмле булочка һәм чәй белән сыйланды.