Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2021, 01:40

Гүзәл затлар өчен спорт бәйрәме

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Стәрлебаш авылының "Стәрле" спорт-сәламәтләндерү комплексында гүзәл затлар өчен спорт фестивале үтте. Анда хезмәт коллективларыннан һәм авыл биләмәләреннән хатын-кызлар дүрт спорт төрендә көч сынашты.

Хатын-кызларыбыз чираттагы тапкыр үзләренең чибәр һәм мөлаем булулары белән бергә, спортта да сынатмауларын күрсәтте.
Призёрлар барлык дүрт дисциплина нәтиҗәләре буенча өч яшь төркемендә билгеләнде. Җиңүчеләр Почёт грамоталары һәм истәлекле бүләкләр, ә барлык катнашучылар - кәеф күтәренкелеге һәм уңай тәэссоратлар алды. Афәрин, кызлар!
Читайте нас: