Барлык яңалыклар
Спорт
26 февраль 2021, 13:22

Салкыннар хоккейга комачаулый алмады

Алдагы көнне утыз градуслы салкыннар булуга карамастан, Юрий Щиголев истәлегенә һәм барлык ир-егетләр бәйрәме – Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей турниры үтте.

Боз өстендә ике – хуҗаларның “Стәрле” һәм Стәрлетамактан килгән “Варяг” командалары очрашты. Уеннар башланыр алдыннан спортчыларны районның спорт комитеты рәисе Р.Л.Яруллин сәламләде, ул Юрий Вячеславовичның тол хатыны Римма Абдулла кызының да чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга сәламен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район ветераннар советы рәисе К.Х.Шәрәфетдинов полиция подполковнигының тормыш юлы турында кыскача сөйләп үтте.
- Юра бик яхшы кеше, әйбәт дус, хезмәткәр иде. Хәрби кеше булды, аннары Стәрлебаш район эчке эшләр бүлегендә штаб начальнигы булып эшләде. Ю.Щиголев – Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләр ветераны. Кайда гына хезмәт итмәсен, эшләмәсен, ныклык, кыюлык күрсәтте, аңа һәрвакыт таянырга мөмкин иде, - Кәлимулла Хәйрулла улында аның турында менә шундый якты хатирәләр саклана. Күпләр Ю.Щиголевны яхшы яктан гына белә. Кызганыч, ул яшәп, уйнап, җырлып өлгермичә бик иртә мәрхүм булды. Аның турында якты истәлек мәңгелек булсын.
Уенчылар бик җитди әзерлектә иде, башта уен алдыннан “буыннарын язып” алдылар. Һәр команданың үз тарафдарлары булып, алар уенчылар өчен җан атып кына калмыйча, ял вакытларында аларга термостан кайнар чәй дә тәкъдим итте. Очрашу исәбен варягчылар ачып җибәрде. Беренче шайбаны Рәмзил Әбүбәкеров кертте. Аннары хуҗалар капкасына тагын бер гол өстәлде. Унынчы минутта стәрлебашлылар җавап итеп беренче, аннары икенче шайбаны кертте. Боз өстендә киеренке уенга хәтта хоккей шайбасы да чыдамады, уен кызган мәлдә генә ул икегә бүленде.
Уен кунаклар файдасына тәмамланды. Әмма хикмәт исәптә түгел, бөтенләй башка нәрсәдә – хоккей яратучылар иптәшләрчә матчны һәм вакытны актив үткәрә алды. Мондый очрашулар киләчәктә дә булыр дип ышанабыз.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотосы.
Читайте нас: