Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2021, 13:04

Стәрлебашлылар “Русия чаңгы юлы”на чыкты

Шимбә көнне, 13 февральдә, чаңгы базасында “Русия чаңгы юлы” традицион район ярышлары (Русиядә алар 39нчы тапкыр узды) үтте. Аларда 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге 400гә якын кеше: мәктәп һәм урындагы колледж укучылары, хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләре вәкилләре катнашты.

Көн, сорап алгандай, кояшлы һәм җылы булды. Катнашучыларның кәефләре дә яхшы иде. Аларны район спорт комитеты рәисе Рөстәм Яруллин сәламләде һәм уңышлар теләде.
Беренче булып күмәк стартка 1-4 класс укучылары басты. Аларның күпләренең күкрәкләрендә “Русия чаңгы юлы” һәм “Спорт – тормыш нормасы” логотиплары белән үзләренең номерлары күренеп торды. Ярышучыларны Русия, Башкортстан һәм дәүләт учреждениеләре профсоюзлары флаглары белән каргизгечләр озатып барды, бу үзенә күрә бәйрәм мохитен тудырды.
Аннары калган катнашучылар ярышты. Финишта аларны ярышларны оештыручылар каршы алды һәм һәркайсына шулай ук “Русия чаңгы юлы” логотибы белән истәлекле медаль тапшырды. Башка ярышлардан аермалы буларак, вакыт билгеләнмәде. Шуңа күрә бу көнне җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Барысы да отты, чөнки яхшы тәэссоратлар һәм күтәренке кәеф алды.
Ә фиништан соң барлык катнашучылар җылы чәй эчте, истәлеккә фотога төште. Кыскасы, чара бик яхшы үтте.
Рәйсә МУСИНА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: